Татарстанда төбәкнең мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге фәнни-техник потенциалын ачучы фәнни-популяр маршрут эшкә җибәрелде. Бу тур Россиядә фәнни-популяр туризмның йөзенче маршруты.
Фән һәм технологияләр ун еллыгы кысаларында турда катнашучылар Россиянең иң яшь шәһәрләренең берсе — Иннополис һәм аның төп объектлары белән танышачаклар.
Маршрут программасына ИТ-вуз — Иннополис университеты, «Иннополис» аерым икътисади зонасы технопарклары, «киләчәк шәһәренең» инфраструктурасы, шулай ук туристларны ясалма интеллект дөньясына алып керергә ярдәм итүче технологик мастер-класс кертелгән.
Маршрутта каралган ясалма интеллект буенча мастер-класс ЯИ технологияләре белән таныштыруга гына түгел, ә мәктәп укучыларының информатика һәм математика өлкәсендәге төп фәнни компетенцияләрен үстерүгә дә юнәлтелгән.
Бүгенге көндә Россиянең 33 төбәгендә 100 фәнни-популяр маршрут эшләп килә.