КФУның фәнни хезмәткәрләре яшьләр проектларының халыкара конкурсы лауреатлары булдылар

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүләк «Медицина реабилитациясендә фундаменталь тикшеренүләр» номинациясендә бирелде. Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре медицина реабилитациясе өлкәсендә «Реабилитация+» IX Халыкара яшьләр проектлары конкурсының II дәрәҗә лауреатлары исемнәренә лаек булдылар.

Тикшеренү авторлары — «Ген һәм күзәнәк технологияләре» OpenLab фәнни-тикшеренү лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Яна Мөхәммәтшина, лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Татьяна Агеева һәм кече фәнни хезмәткәр Резеда Шиһапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International