Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый
2013 елның 20 декабре, җомга
Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Ниһаять, балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү тиешле дәрәҗәгә куелды. Берничә ел элек эшләнгән яңа заманча программалар бу эшне нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкинлек бирде.
18 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның 60нчы санлы балалар бакчасында һәм 396нчы балалар үсеш үзәге – балалар бакчасында кунакта булды. Максатлары икетеллелекне үстерү өлкәсендәге иң алдынгы методикалар һәм педагогик алымнар белән танышу иде. Парламент вәкилләре тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре белән очрашудан, балалар белән аралашудан бик канәгать калган — нәниләргә телләр өйрәтүдә чын-чынлап алга китеш барына инанган алар. Шул ук вакытта мәктәпкәчә тәрбия йортларында бер төркем проблемалар булуы да ачыкланган.
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр” турындагы канун һәрчак игътибар үзәгендә булды һәм бүген дә бу мәсьәлә күз уңыннан төшми, хәтта актуальләшә бара дип билгеләде. Әмма законны гамәлгә ашыруда кыенлыклар бик күп булганын һәркайсыбыз белә. Депутат фикеренчә, төп проблемалар телләрне үстерү программаларының бик чамалы финанслануы белән бәйле булган. Киләсе елдан вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк – бюджетта дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә 164 миллион сум акча каралган.
Татарстан дәүләт телләрен балалар бакчаларында куллану турында Татарстан Премьер-министры — Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. Аның сүзләренчә, республикабызда татар телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәтүдә системалы эш оештырылган. 2013 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1951 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 190 мең бала тәрбияләнә. Бакчаларның 823-е - татар тәрбия йортлары, 616 мәктәпкәчә учреждениедә исә татар төркемнәре оештырылган.
2012 елны барлык тәрбия йортларында ике дәүләт телен өйрәтү буенча яңа уку-методик комплектлар кулланыла башлады. Алар балаларга телләрне өйрәнүне кызыклы итеп оештырырга мөмкинлек бирә дип билгеләнде. Аралашу аша телне үзләштерүне күздә тоткан бу комплектлар тәрбиячеләр тарафыннан да югары бәяләнә. Нәниләргә дәресләрне тагын да мавыктыргыч итү өчен киләсе елны барлык балалар бакчаларын ноутбуклар һәм мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла.
Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә проблемалар да юк түгел. Төп кыенлык булып тәрбия йортлары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе кала. Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикабызда тәрбиячеләр әзерләү буенча өч төп үзәк булачак – беренчесе Арчада, икенчесе – Минзәләдә, өченчесе – республиканың көньяк-көнчыгышында.
Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы белән вәзгыять соңгы елда уңай якка үзгәрде. Хәзер аларга уртача 20-25 мең сум түләнә. Әмма кече тәрбиячеләрнең хезмәт хакы әле дә 6-8 мең сум дәрәҗәсендә кала. Алдагы елда аларны да кайгырту күздә тотыла.
Балалар бакчасы хезмәткәрләрен татар теленә өйрәтү (бүген тәрбиячеләрнең 38 проценты татарча белми), балалар бакчаларын татарча сөйләшүче курчаклар белән тәэмин итү (алар Кытайда җитештерелә һәм кибетләрдә сатуда бар икән инде), кече яшьтәге нәниләр өчен татарча китаплар бастыру кебек мәсьәләләр дә хәл итүне сорый.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
Илсур Һадиуллин йомгаклау аттестациясен эшкәртү буенча РЦОИ эше белән танышты
5 июньдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (РЦОИ) булды.
9
июнь, 2026 ел
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы узды. Әлеге мөһим чарада Россиянең 10 төбәгеннән студентлар катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Җәйне файдалы итеп: мәктәп лагерьлары сезон ачтылар
Бүген, 9 июньдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы “Прогресс” күппрофильле лицейның мәктәп яны лагеренда булды. Лагерьда башлангыч сыйныфларда тәрбияләнүче 495 бала ял итә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 26 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз