Кукмара районы Манзарас мәктәбе базасында интеллектуаль чемпионат үткәрелде

2013 елның 20 декабре, җомга
Сәләтле балаларны ачыклау, аларның интеллектуаль кызыксынуын үстерү максатыннан Кукмараның Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Манзарас мәктәбе базасында 7-8 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үткәрде.
2013 елның иң интеллекталь укучылары булып Байлангар мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дилә Әминова һәм Кукмара күппрофильле лицееның 8 сыйныф укучысы Ләйлә Гыйлаева табылды. Бу турыда Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге мөдире урынбасары Альмир Төхвәтуллин хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International