Алар дүрт тел белә

2013 елның 20 декабре, җомга

Күптән түгел башкалабызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцария­дән кунаклар кабул итте. Болар – җиде тел белүче, тарих, рус те­ле укытучысы Клара Сокол белән тарих, француз теле мө­галлиме Адриан Кунзи һәм 16 уку­чысы. “Күпмилләтле Россия” дип исемләнгән проект әзерләгән кунакларның Рос­сия­дә яшәүче халыклар тормышы белән кызыксынасы килгән.

Алар Милли музейда, Казан Кремлендә булды, Бөтендөнья татар конгрессында яшьләр белән очрашып, татар мәдәнияте турында татарча чыгышлар тыңлады. Гимназиядә уздырылган “түгәрәк өстәл”дә укучылар татар мәдә­ния­те, Казан, Универсиада кебек темаларга, ә кунаклар Швейцариядәге сәясәт, белем бирү системасы, халык мифлары турында кызыклы чыгышлар ясады. Изге Болгар җирләренә дә сәяхәт кылдылар. КФУның филология һәм сәнгать институтының инглиз теле укытучысы Алсу Әш­рәпова һәм аның студентлары яңа дусларын татарча биергә, “Йөзек салыш” уенын уйнарга өйрәтте.

Берничә дәүләт теле булган Швейцариядә һәр телне дә камил белгән яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Гимназист­ларның күбесе кимендә дүрт тел белә. Татарстанда ике дәүләт теле була торып та, татар гаиләләренең акрынлап манкортлаша баруын күрү, балаларның гына түгел, хәтта әти-әниләрнең, әби-бабайларның да туган теллә­рен белмәве яисә җимереп-сын­дырып сөйләшүләре күңелдә алар өчен оялу хисе тудыра. “Быелгы проект башкаларыннан күпкә аерылып тора. Ел дә­вамында Интернет аша аралашып торсак та, Казанда безне нәрсә көткәнен ахыргача күз ал­­дына да китермәдек. Ә безне бит могҗиза көткән ләбаса”, – ди Клара ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International