Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Парламент дәресләре тәрбияви яктан мөһим – Энгель Фәттахов
2013 елның 27 декабре, җомга
ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итүдән, күңелләргә үтеп керерлек итеп “Әллүки”не сузудан башланып китте. Укучыларны тәбрикләргә дип килгән спикер Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин һәм башка рәсми затлар үзләре залда кунак булып утырды. Татарстандагы ике дәүләт теле дип игълан ителгән татар һәм рус телләре бүген, чыннан да, дәүләт телләре булуын раслады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, гадәттәгечә, үз чыгышында телләр сәясәтенә тәфсилләп тукталды.
Билгеле булганча, “Парламент дәресе” проекты ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә биш ел дәвамында тормышка ашырыла. Әлеге проект өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җаваплы. Бу дәресләрдә ТР Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекләр, еш булмаса да, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар катнаша. Быел спикер Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә сентябрь аенда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә парламент дәресе үткәрде. Узган ел исә Әлмәтнең 7 нче мәктәбе укучылары Татарстан парламентына килде. Үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен шул чорда эшләнә торган закон проектларына карата белдерде. Бүген Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдимнәрнең күпчелеге исәпкә алынган.
Быел “Парламент дәресе” РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышлап үткәрелсә, укучыларның иҗат эшләре темасы итеп Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары алынган. Традиция буенча, әлеге республика иҗат бәйгеләре быелгы 30 меңнән артык укучы һәм укытучы катнашкан “Парламент дәресе” проектына йомгак ясый. Бу уку елында, аерым алганда, 1-4 сыйныф укучылары арасында – рәсем (конкурска 109 рәсем килде), 5-9 сыйныф укучылары арасында “Иң яхшы агитация плакаты” һәм “Иң яхшы агитация-мәгърифәтчел стена газетасы” бәйгеләре (81 эш) үткәрелде. 10-11 нче сыйныфлар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында үз фикерләрен һәм күзаллауларын ирекле темага эссе (83 эш) аша җиткерде. Бүләкләнүчеләр исемлегенә күз салсаң, аларның нәкъ менә Татарстан Республикасы Гимны, РФ гербы, РФ Флагы темаларына мөрәҗәгать итүе күренә. Оештыручылар бүләкләрнең дә саллысын, заманчасын әзерләгән. Бүген алар рәсми затлар кулыннан компьютер техникасына сертификатларны кабул итеп алды. Менделеевскидан 4 сыйныф укучысы Эмил Вәлиев белән Әлмәт балалар йортыннан 9 сыйныф укучысы Резидә Хәсәншина исә, үзенчәлекле идея өчен, спикердан исемле сәгать белән бүләкләнде. Аларның пыяладан һәм пластилиннан, чигеп эшләгән иҗат җимешләре ТР Дәүләт Советы музеенда урын алачак.
Укытучылар да бүләксез калмады: “РФ Конституциясе: 20 ел: темасына дәрес үткәрү өчен методик эшкәртмәләр эшләгән педагоглар ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укытучылар методик эшкәртмәләрдә заманча интерактив технологияләрне мулдан кулланган, РФ Конституциясе халыкара хокукый документлар контекстында каралган. Шулай ук, укучыларның тормыш тәҗрибәсе исәпкә алынып, илнең төп законы практик яктан анализланган. Бүген нәкъ менә укучыларны мәктәптән тормыш көтәргә яраклы итеп әзерләп чыгару бурычы куела да инде. Монда инде законнарны белү зарурлыгы үзеннән-үзе килеп чыга. Укытучылар, кече яшьтәге укучыларны илнең төп һәм җитди документы белән кызыксындырыр өчен, хәтта Россия халыклары әкиятләрен дә эшкә җиккән. Министр Энгель Фәттахов үз чыгышында бу чараның нәкъ менә тәрбияви яктан мөһим булуын билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, парламент дәресләре, эшнең бер формасы буларак, көн тәртибенә кереп бара. ТР Дәүләт Советының мондый дәресләр үткәрү идеясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау табуы өчен шатланган спикер аның әзерлекле укучыларны һәм актив укытучыларны ачыкларга мөмкинлек бирүен әйтте. Парламент башлыгы шулай ук укучыларның гражданлык җәмгыятенең демократик корылышы белән кызыксынган яшьләрнең булуы, аларның үз фикерләрен белдерүе өчен дә сөенде. Аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде.
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алга таба да әлеге проектның министрлык һәм парламент хезмәттәшлегендә тормышка ашырылачагын вәгъдә итсә, вице-спикер Римма Ратникова парламент дәресләренең укучыларга киләчәктә кирәк булачак белемнәр бирүен ассызыклап үтте. “Балаларның эсселарны йөрәкләре аша үткәреп язганлыгы сизелә. Бу проект алга таба да дәвам итәр әле, чөнки ул барыбызга да кирәк”, - дип, ул министрның сүзләрен куәтләп. ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин исә “Парламент дәресе” проектын тормыш дәресе, илнең төп законына карата үзеңнең гражданлык позициясен белдерү дип саный.
Тантаналы чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
Илсур Һадиуллин йомгаклау аттестациясен эшкәртү буенча РЦОИ эше белән танышты
5 июньдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (РЦОИ) булды.
9
июнь, 2026 ел
Татарстан студенты югары технологияләр чемпионатында көмеш медаль яулады
Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы узды. Әлеге мөһим чарада Россиянең 10 төбәгеннән студентлар катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы вәкиле — Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Матвей Пузырев та бар иде.
Җәйне файдалы итеп: мәктәп лагерьлары сезон ачтылар
Бүген, 9 июньдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексындагы “Прогресс” күппрофильле лицейның мәктәп яны лагеренда булды. Лагерьда башлангыч сыйныфларда тәрбияләнүче 495 бала ял итә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 26 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз