Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Алабугада ике балалар бакчасы ачылачак
2013 елның 27 декабре, җомга
Алабугада 400 балага исәпләнгән яңа бакча төзелешенә һәм искесен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бирелгән. Тик мондый үзгәрешләргә шәһәрнең башка оешмаларында булган хәрәкәт тә сәбәп булган.
Мәгълүматлар буенча, быелның 1 сентябренә Алабугада 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр булган 806 бала балалар бакчасына чиратта тора, ә шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләренә тиешеннән артык 678 бала йөри. Шуның белән бәйле рәвештә, соңгы өч ел эчендә шәһәр һәм районның 13 балалар бакчасында 215 урынга исәпләнгән 15 өстәмә группа ачылган, Хлыстово саласындагы бакча яңадан эшли башлаган, башка биналарга күчү нәтиҗәсендә, балаларның бакчада тәрбияләнү шартлары яхшырган. Тик бу гамәлләр проблеманы тулысынча хәл итә алмады: урыннар элеккечә җитми, балалар үсә тора, ә ата-ана эшкә чыга алмый...
Шуңа күрә район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы белән 2014 елда Танайка-2 микрорайонында яңа балалар бакчасы төзергә дигән карар кабул ителгән. Бу микрорайонда төзеләчәк бакча Алабуга районында 260 балага исәпләнгән беренче “Бала үсеше үзәкләре”нең берсе булачак. Үзәк төзелешенә бюджеттан 130 миллион сум акча бирелә.
Тик үзгәрешләр моның белән генә бетми әле. Таҗи Гыйззәт урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан элеккеге “Садко” балалар бакчасы бинасын төзекләндерүгә 60 миллион сум акча күчерелгән. 2001 елга кадәр балалар бакчасы булган бу бинада хәзерге көндә мәгариф һәм мәдәният идарәсе, архитектура идарәсе һәм “Татжилинвестгражданпроект” хезмәткәрләре эшли. Менә шушында “хәрәкәт”, ягъни оешмаларның күченүе башлана да инде: мәгариф идарәсе милли паркның табигать музее бинасына, ә бу музей үзе Нефтьчеләр проспектындагы 109 нчы йортка күчә; мәдәният идарәсе шәһәр мәдәният сараенда урнашачак, ә боксчылар залы балалар өчен спорт корылмаларына күчәчәк. Бу оешмаларның һәрберсе үз профиле буенча урнаштырылганга, мәдәният тә, спорт та үзләрен һич тә кыерсытылган дип саный алмый.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре нә илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сум акча тотылган
Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган.
Татарстан мәктәпләре космоска багышланган «Белем» квизына кушылды
Татарстанның 1,5 мең мәктәбендә “Гагарин атналыгы” кысаларында “Белем” Россия җәмгыятенең тематик квизы узды.
Фальков Казанда студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант ярдәме бирергә тәкъдим итте
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант бирергә тәкъдим итте.
9
апрель, 2026 ел
Татарстанның 150 дән артык чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды
8 апрельдә Татарстан Республикасында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша (изложение) язуның өстәмә этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз