ТР Дәүләт Советында “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләклиләр

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел мәктәпләрдә “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкли. Укучыларның әлеге республика бәйгесе берничә ел дәвамында уздырыла.
Билгеле булганча, “Парламент дәресе” проекты ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Быел республика мәктәпләрендәге парламент дәресләре РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышланган иде.
Бу дәресләрдә ТР Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекләр депутатлары катнаша. Быел спикер Фәрит Мөхәммәтшин сентябрь аенда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә парламент дәресе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International