Аксубайлылар якташ классик шагыйрь Хәсән Туфан турында хәтер яңартты

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Классик шагыйрь Хәсән Туфан (1900-1981) туган көнгә багышлап, аның туган төбәге Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт мәктәбендә традицион атналык уздырылган.

Татарның күпне күргән мәшһүр улларының берсе Х.Туфан иҗатына мөкиббән булган яшь буын мәктәп чараларында тагын бер кабат аның иҗатына мөрәҗәгать итте, тормышы белән кызыксынды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Ишмөхәммәтова авылдаш шагыйрьнең җиңелләрдән булмаган тормыш юлы, иҗат баскычларына багышланган дәрес-презентация уздырды. Укытучы Евгений Белов оештырган шигырь укучылар конкурсы хисси дулкыннарда булып чыкты, ә Энҗе Мәрдиева әзерләгән тематик күргәзмәдә яшь рәссамнар үзләренең иллюстрацияләрен тәкъдим итте, дип белдерә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.

Бу чарадан мәктәп китапханәсе дә читтә калмаган: анда “Һәрчак безнең белән янәшә” дип аталган китап-журнал күргәзмәсе укучылар хозурына куелган. Иске Кармәттә 1987 елда ачылган Хәсән Туфан музее булуын да искәртик.

Хәсән Туфан анталыгы программасы кысаларында физкультура укытучысы Владимир Ильменюков җитәкчелегендә шашка һәм шахмат буенча район турниры уздырылып, анда Иске Кирмәтнекеләр призлы урыннар алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International