Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Югары уку йортларының нәтиҗәлелеген ачыклау буенча үткәрелгән мониторингның быелгысы Россиянең 382 вузына кара тамга сукты
2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Быел Татарстанда 13 филиал һәм ике дәүләт уку йорты «икеле» алды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү институты урта махсус белем бирү учреждениесе булып үзгәртеләчәк. Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтын саклап калырга, ягъни тиз арада нәтиҗәлелеген арттырырга ниятлиләр.
Узган елгы мониторинг билгеләре буенча нәтиҗәсез дип табылган Казан дәүләт аграр университетының күрсәткечләре бу юлы яхшы булган. Әлеге уку йортын Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенә кушу турында сүз булган иде. Тик әлегә ике вуз да мөстәкыйль белем бирүен дәвам итә. «Кушу турында сүз булды, тик бүгенгә ул турыда кабат әйткәннәре юк. Андый хәбәр булса, студентларга җиткерми калмас идек», – ди КДАУның белем бирү һәм тышкы элемтәләр буенча проректоры Лариса Тинчурина.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары белән генә чикләнергә уйламый. 2014 елда урта гомумбелем бирү учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын да нәтиҗәлелек билгеләренә тикшерә башларга җыеналар. Әлегә мәктәпләрдә дә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә бу мониторинг турында бернәрсә дә әйтә алмыйлар. Дөрес, шундый тикшерү булу ихтималлыгы турында ишеткәннәре бар, тик, рәсми карар булмау сәбәпле, артык борчылмыйлар. Казанның 105 нче балалар бакчасы мөдире Әминә Хәсәнова мониторингта нинди критерийларны күрергә теләве белән уртаклашты. «Балалар бакчасының нәтиҗәлелеген тикшергәндә матди-техник базаны, педагогик составны, штат тулылыгын, бакча территориясенең төзеклеген исәпкә алырга кирәк дип саныйм. Бакчадагы төркемнәр һәм аерым белгечләр өчен махсус бүлмәләр булуына да игътибар итәргә кирәк. Белгеч, китабын тотып, бүлмәдән бүлмәгә йөрергә мәҗбүр булса, эшен тиешле дәрәҗәдә башкара алмый. Безнең территория белән генә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бакча тирәсен чистартып-карап тотуны үзебез дә булдырабыз. Менә уен һәм спорт мәйданчыгындагы җиһазлар бик таушалган, шунысы өчен генә борчылабыз», – ди Әминә Хәлилрахман кызы.
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз