Сарманда Математика елына багышланган фәнни-гамәли конференция узды

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Сарман муниципаль районында Математика елына багышланган “Белем алу ысулы буларак эзләнү” исеме астында фәнни–гамәли конференция үтте. Биредә 178 укучы республиканың төрле районнарыннан үз көчләрен сынады: Сарман, Мөслим, Актаныш, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск һәм башка төбәкләр.
Конференция чираттагы секцияләргә бүленде: “Фән һәм математика”, “Алгебра һәм саннар теориясе”, Табигатьтә һәм җәмгыятьтә реаль процессларның матаматик модельләре”, “Математика һәм сәнгать”, “Матурлык һәм гармония”, “Математик анализ”, “Борынгы чор математикасы (Геометрия)”.
Конференция нәтиҗәләре сөендерде: 32 укучы җиңү яулады, 96 укучы призер дипломнары белән бүләкләнде. Калган укучылар сертификатка ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International