14 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының регионара чемпионатының зона этаплары үткәрелде

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
14 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының регионара чемпионатының зона этаплары үткәрелде.
Зона этапларында 67 гомуми белем бирү оешмаларыннан 91 команда катнашты. Зона ярышлары Алексеевск, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Әлмәт районнарында, Казан шәһәренең Идел буе районында узды.
Зона этапларын үткәрүнең графигы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган иде.
Ярыш натиҗәләре буенча кызлар һәм егетләр командалары арасында җиңүчеләр билгеләнде. Алар февраль аенда финал ярышларында очрашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International