Бүген, 30 декабрьдә, Татарстанга Олимпиада уты килде

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Бүген, 30 декабрьдә, Татарстанга Олимпиада уты килде. Олимпиада уты эстафетасы Татарстанда 2 көн булачак. Бу уникаль эстафета - Олимпиада уеннары тарихында иң озын һәм иң озакка сузылган эстафета. Олимпиада утын йөртүчеләрнең саны – 370, алар арасында дәүләт органнары хезмәткәрләре, журналистлар, табиплар, артистлар, укытучылар, заводларда эшләүчеләр һәм Елена Мигунова, Василий Мосин, Светлана Демина кебек танылган спортсменнар бар. Олимпиада утын йөртү хөрмәтенә Казан шәһәренең Киров районында урнашкан балалар йортында тәрбияләнүче Губайдуллин Тимур һәм Лотфуллина Софья ирештеләр. Бәхетлеләр рәтенә эләгергә шанслар зур түгел иде. РБФ “Теплый дом” рәисе Михаил Щеглов булышлыгында балалар эстафетада катнашу өчен анкеталарны тутырып җибәрделәр һәм аларның исемнәре Сочи 2014 Оештыру комитеты тарафыннан расланды. Свияжск шәһәрендә эстафетада Губайдуллин Тимур катнашты.
Иртәгә Казанда дәвам ителәчәк эстафетада Лотфуллина Софья катнашачак.
Мондый истәлекле вакыйгага балалар бер ай элек әзерләнә башладылар: иншалар яздылар, Олимпиада тарихын өйрәнделәр. Мәктәптә Олимпиада утын өйртәчәкләре турында сөйләгәч, аларга башта ышанучылар да булмады. Бу турыда гади укучылар хыяллана да алмый бит! Бу тарихи вагыйга турында истәлекне Тимур белән Софья гомерләре буенча саклаячак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International