10 гыйнварда “Росток” үзәгенең психолог-белгечләр десанты республиканың Балтач районына юл алды

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
10 гыйнварда “Росток” үзәгенең психолог-белгечләр десанты республиканың Балтач районына юл алды. Биредә алар 11нче сыйныф укучылары арасында “Тормыш кыйммәтләре” дигән темага тернәкләндерү тренинглары үткәререргә җыена. Урта мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләре белән “Үсмерләрдә күңел төшенкелеге” дигән тренинг-дәресләр дә уздырылачак. Теләге булган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультация алу мөмкинлеге дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International