Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Александр Михайлов: СОЛО программасының инглиз телендәге версиясен үзләштерәм
2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Күптән түгел генә Татарстанда «Клавиатурада СОЛО» бәйгесе тәмамланды. Абсолют өч җиңүче арасында Буа шәһәренең 2нче лицеенда белем алучы Александр Михайлов та бар. 11 сыйныфта белем алучы бу егет республика күләмендә мактаулы өченче урынны яулауга иреште.
- Александр, бу бәйге турынд кайдан ишеттең? Ул сине нәрсәсе белән җәлеп итте?
- Мин компьютерлар белән кечкенәдән үк кызыксынам. Информатика исә иң яраткан фәннәремнең берсе. Бу бәйгедә катнашырга да миңа информатика укытучым тәкъдим итте. Ул әйтмәсә, бәлки әле катнашмаган да булыр идем. Шуңа күрә аңа чиксез рәхмәтлемен.
- Барлык укучылар арасыннан мөгаллимең нәкъ менә сине сайлаган икән, димәк бу юкка түгел...
- Бәлки шулайдыр да... Дөресен әйтим, мин «Клавиатурада СОЛО» программасы белән күптәннән таныш инде. Моңа кадәр тулысынча ике мәртәбә эшләп чыкканым булды. Беренче юлы миңа 14 яшь булса, икенчесендә исә 15 яшьләрдә булганмындыр. Шуңа күрә Президент тарафыннан тәкъдим ителгән конкурс минем өчен башкалар белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк булгандыр, мөгаен.
- Син беренче мәртәбә узган программа белән соңгысы арасында аерма бармы соң?
- Юк диярлек. Төп аерма - ул чагында мин аны интернеттан махсус күчергән идем, ә монда биремнәрне сайтка кереп башкарасы булды. Шунысы күңелле, программаның һәр биреме башында төрле хикәяләр, стимул бирә торган язмалар китерелә. Аларны үтәгәндә дә синең һәрбер уңышың һәм хатаңа махсус фикерләр әйтелә.
- Башка катнашучыларның бу бәйгедә ник катнашуын аңлап була - бүләк аласылары килә. Кемнәргәдер анда катнашуны мәҗбүриләгәннәр. Ә сиңа бу «Клавиатурада СОЛО» проекты нигә кирәк булды?
- Программаның төп өстенлеге - клавиатурада «сукыр» алым белән тиз итеп җыярга өйрәнәсең. Бу синең эш вакытыңны бермә-бер кыскарта. Икенче тапкыр узганда, мин үз алдыма төп максат итеп «сукыр» алым белән җыйганда килеп чыгарга мөмкин булган хаталар санын киметүне куйдым. Ә «Клавиатурада СОЛО» белән өченче тапкыр танышуым исә миңа бу өлкәдә чын мәгънәсендә зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте, мин хәзер «ун бармак белән язу» алымын камил беләм. Шунысы мөһим, программада үз теләгем белән катнаштым, беркем дә мәҗбүр итмәде. Минем бит әле бөтен тормышым алда - мәктәпне тәмамлыйсым, укырга керәсем, карьера ясыйсым бар. Яңа белемем миңа төрледән-төрле уңышларга ирешергә, һичшиксез, ярдәм итәчәк.
- «Сукыр» алым эш вакытын кыскарту белән беррәттән сәламәтлекне сакларга да ярдәм итә, диләр...
- Әйе, бу чыннан да шулай. «СОЛО» алымын белү күзләр өчен аеруча файдалы. Клавиатурага да, экранга да карап күзләр арымый. Инде әйткәнемчә, компьютер алдында утыру вакыты да шактый кими.
- Александр, әйт әле, бу бәйгедә җиңәчәгеңә өметләнгән идеңме?
- Бу минем өчен Яңа ел алдыннан көтелмәгән бүләк булды. Татарстанда компьютерда миннән тизрәк эшләүчеләр күптер, дип уйлаган идем. Республика күләмендә өченче урын алу - минем өчен чын мәгънәсендә зур сюрприз.
- Белүемчә, программа 100 биремнән тора. Өстәвенә, һәр бирем эчендә тагын берничә пункт бар. Шушы күләмле эшне башкарып чыгу өчен сиңа күпме вакыт кирәк булды?
- Беренче чиратта, бу күрсәткеч программага көненә ничә сәгать багышлавыңа бәйле. Дөресен әйтим, мин ашыгып эшләмәдем - көненә якынча 1-1,5 сәгать вакытым киткәндер. Нәтиҗәдә, бер ай эчендә тулысынча эшләп чыктым. Аннары исә конкурста катнашу өчен махсус тест уздым.
- Аеруча авыр биремнәр бар идеме?
- Азакка таба биремнәр, чыннан да, авыррак була бара. Әйтергә кирәк, бу программа кешедән сабырлык, тырышлык һәм зур игътибар сорый. Үз-үзеңне җиңеп, бу эшне азагына кадәр җиткерә алу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел, дип саныйм. Ләкин соңыннан «сукыр» алымны үзләштерүгә киткән вакытың меңе белән үзеңә кире әйләнеп кайтачак.
- Син быелгы уку елында 11 сыйныфны тәмамлыйсың. Алга таба нинди һөнәр сайлаячагыңны бләсеңме инде?
- Фикерләр төрле әлегә. Хәзергә төгәл генә әйтә алмыйм. Казанга яисә Мәскәүгә китәргә уйлап торам. Шунысын беләм - сайлаган һөнәрем, һичшиксез, информатика, компьютерлар белән бәйле булачак.
Республикабыз яшьләре арасында Александр Михайлов кебек актив яшьләр булу сөендерә. Аңа киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телисе килә.
Хәер, егет «Клавиатурада СОЛО»да ирешкән уңышлары белән генә тукталырга җыенмый. Хәзерге вакытта ул шушы ук проектның инглиз телендәге алымын үзләштерү белән мәшгуль. Инглиз телен камил белгән егеткә бу эшчәнлек бер дә авыр тоелмый икән. Киресенчә, ул аларның рус телендәге биремнәргә караганда да җиңелрәк булуын ассызыклый.

«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре нә илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сум акча тотылган
Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган.
Татарстан мәктәпләре космоска багышланган «Белем» квизына кушылды
Татарстанның 1,5 мең мәктәбендә “Гагарин атналыгы” кысаларында “Белем” Россия җәмгыятенең тематик квизы узды.
Фальков Казанда студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант ярдәме бирергә тәкъдим итте
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков студентлар стартапларына 3 млн сумга кадәр грант бирергә тәкъдим итте.
9
апрель, 2026 ел
Татарстанның 150 дән артык чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды
8 апрельдә Татарстан Республикасында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша (изложение) язуның өстәмә этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз