Татарстанда 1 вуз һәм вузларның 13 филиалы нәтиҗәсез һәм үзгәртүне таләп итә дип табылган

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф оешмаларының нәтиҗәлелегенә мониторинг уздыру буенча ведомтсвоара комиссия утырышының 2013 нче елның 13 нче декабрендәге беркетмәсен бастырган.
Беркетмәнең кушымталарында эш төркемнәре утырышлары нәтиҗәләре буенча, эшчәнлекләрен оптимальләштерергә кирәк булган вузлар һәм филиаллар исемлеге, Комиссиянең 2013 нче елның 13 нче декабрендәге утырышына кадәр килешенгән карар кабул ителмәгән вузлар һәм филиалларның исемлеге бар.
Министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, утырыш нәтиҗәләре буенча, 45 вуз һәм филиалның эшчәнлеген оптимальләштерүне таләп итү, 373 вуз һәм филиалны нәтиҗәсез дип тану һәм нигез салучыларына үзгәртергә киңәш итү турында карар кабул ителгән.
РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов сүзләренчә, ведомствоара комиссиянең эш төркемнәре утырышларында вузлар буенча материалларны караганда, вуз эшчәнлеген сыйфатлый торган күрсәткечләр анализланган. Экспертлар вузның кадрлар потенциалына, укытучыларның фәнни эшләрне бастыру активлыгына, фәнни тикшеренүләрнең гомуми күләменә, материаль-техник тәэмин ителешенә, вузны тәмамлаган студентларның хезмәт урыннарына урнашуына карап бәя биргән. Шулай ук укытучыларның, төбәктәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырып, уртача хезмәт хакы исәпкә алынган.
2013 нче елда мониторингта 934 дәүләтнеке, дәүләтнеке булмаган, муниципаль һәм төбәк югары белем бирү оешмасы һәм 1478 филиал катнашкан.
Эшчәнлеген оптимальләштерү таләп ителгән ТР вузлары арасында – Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты.
Түбәндәге вузлар һәм филиаллар нәтиҗәсез һәм үзгәртүне таләп итә дип табылган: Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясенең Әлмәт институты, Социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы, Социаль белем бирү академиясенең Буа филиалы, Россия халыкара туризм академиясенең Идел буе-Кама филиалы, Социаль белем бирү академиясенең Алабуга филиалы, Социаль белем бирү академиясенең Яшел Үзән филиалы, Заманча гуманитар академиянең Казан филиалы, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең Казан филиалы, Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясенең Яр Чаллы институты, Социаль һәм гуманитар фәннәр институтының Яр Чаллы филиалы, Социаль белем бирү академиясенең Тәтеш филиалы, Мәскәү социаль-гуманитар институтының Казан филиалы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International