Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе “Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә куркынычсыз килергә ярдәм ит” республика бәйге-акциясенә нәтиҗә ясады

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Тормыш иминлеге фәнни үзәге, Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе “Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә куркынычсыз килергә ярдәм ит” республика бәйге-акциясенә нәтиҗә ясады. Бәйгегә 27 муниципаль берәмлектән 101 эш кабул ителгән иде. Жюри 4 номинация буенча җиңүчеләрне билгеләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын тормышка ашыру максатыннан гомуми белем бирү оешмалары укытучылары арасында үткәрелгән 1-4 сыйныф укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча авторлык методик эшкәртмәләр бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Бәйгеләрдә җиңүчеләрне тантаналы котлау Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International