Н.Ә. Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Казан шәһәре обсерваториясендә булдылар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Балалар обсерваториянең бинасын карадылар, галактиканың ничек килеп чыгуы, ничек һаләк булуы турында белделәр. Шулай ук “кара тишекләрне” һәм метеорит яңгырын да күрергә мөмкин иде.
Укучылар музейда Казанның атаклы астраномнарын яктырткан мемориаль такта янында да булдылар. Күп кенә комета һәм астероидларның шул астрономнар исемнәрен йорткәннәренә тәшендәләр. Балалар төрле дәрәҗәдәге телескоплар, иске фотографияләр, тарихи документлар белән дә таныштылар.
Үз күзләре белән күргән әйберләрнең мөмкинлекләре һәм масштабы аларны нык гаҗәпләндерде, алар бу экскурсиядән бик канәгать булып калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International