Т. А. Геллер истәлегенә багышлап (“Татьяна көне”), “Әдәбият белеме һәм ХХI гасыр эстетикасы” дип исемләнгән ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Әдәбият белеме, сәнгать белеме, мәдәният тарихы өлкәсендә белем бирүче оешмаларның филология, зыялылык һәм эстетика җәһәтеннән, мәктәп һәм югары уку йортларыда фәннең интеграциясе шартларында яшь галимнәрнең шәхесен формалаштырудагы үсешне тәэмин итү максаты белән 2014 елның 23-25 январенда
Т. А. Геллер истәлегенә багышлап (“Татьяна көне”), “Әдәбият белеме һәм ХХI гасыр эстетикасы” дип исемләнгән ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Конференциядә түбәндәге юнәлешләрдәге бүлекчәләр эшләве күздә тотыла:
-Әдәбият белеме;
-Эстетика һәм сәнгать белеме;
-Мәдәният тарихы;
-гуманитар фәннәрне һәм педагогиканы укытуның мөһим мәсьәләләре;
-чагыштырма филология мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл.

Катнашу өчен теләкләр (доклад мәүзугы, фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, эш (уку) урыны, вазифасы (сыйныфы, курсы, яшәү урынының адресы, элемтә өчен телефон, e-mail, фәнни җитәкчесенең мәгълъматлары) tatуanin den2014@mail.ru адресы буенча 2013 елның 25 декабренә кадәр кабул ителә.
Оештыручыларның элемтәгә керү өчен мәгълүматлары:
Несмелова Олга Олеговна – эш телефоны: (843) 221-33-07, 293-94-57; кесә телефоны 89033058837, е-mail: Оlgа.Nеsmеlоvа@kрfu/ru
420021. Казан шәһәре, Татарстан урамы, Чит илләр әдәбиятлары кафедрасы (260 бүлмә).;
Галимуллина Әлфия Фоатовна – (кесә телефоны) 89053100964; е-maul: alfia_gаli@ramblеr.ru

Укучылар тарафыннан язылган докладларының җитәкчеләре игътибарына!
Сезнең чыгышларның кыскача эчтәлеген оештыру комитетына җибәрү таләп ителми, нибары конференциядә катнашу теләген генә җибәрегез. Конференция материаллары җыентыгында бары тик бүләкләр алган чыгышлар гына урын алачак.
Конференциядә катнашучыларның докладлары бастырылып чыгарылачак. Электрон нөсхәсен 2014 елның 1 нче мартына кадәр тапшырырга кирәк. Җыентыкны әзерләү төркеме аларны бастыру өчен сайлап алырга хокуклы булачак.
Юлга, ашау-эчүгә һәм яшәү урынына чыгымнарны конференцигә җибәрүче оешма үзе каплый.
Докладчыларга 10-15 минут вакыт бирелә.
Конференциядә җиңүчеләр бары тик укучылар һәм студентлар арасыннан гына билгеләнә. Укучыларга, студентларга һәм белем бирү оешмалары укытучыларына катнашучы сертификаты бирелә. Докладлары иң яхшы дип табылган катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

ҖЫЕНТЫККА МӘКАЛӘЛӘРНЕ ӘЗӘРЛӘҮГӘ КУЕЛА ТОРГАН ТАЛӘПЛӘР
Җыю алдыннан текст редакторының үлчәмнәрен түбәндәгечә көйләгез:
Кәгазь үлчәме А4 (210+297); бит кырыйлары: һәммәсе – 2 см; юнәлеш тоту – китапныкы; хәреф рәвеше – Тimеs Nеw Rоman; хәрефнең биеклеге – 14 , Кызыл юл – 1,25 см; юл арасы хәрефе – 12; юл арасындагы аралык – берле.
Беренче битнең югары өлешендә ярымсимезлектәге юл хәрефләре белән уң якка авторның үз исемендәге, әтисенең исемендәге баш хәрефләре һәм фамилиясе куела, түгәрәк җәя эчендә үзгәртелгән хәрефләр белән уку йортының баш хәрефләреннән торган кыскартылган исеме (КФУ, 3 нче номерлы урта мәктәп), шәһәр, вазифа (11 сыйныф укучысы, студент, доцент) куела. Шуннан соңгы юлда баш хәрефләр белән юлны күчермичә чыгышның исеме (симез хәрефләр, үзәккә тигезләп), аннан соң, бер юлны куеп, мәкаләнең исеме русча бирелә.
Күләм – укучылар өчен – 3 бит; студентларга – 4 бит; укытучылар һәм аспирантларга – 5 бит.
Файдаланылган әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә текстның ахырында бирелә. Астөшермәләр дүрткел җәяләр эчендә бирелә. Мисал өчен: [5, Б. 256], беренче сан – хезмәтнең әдәбият исемлегендәге тәртип саны, икенчесе – хезмәтнең өземтә китерелгән битендәге сан. Сылтама алынучы хезмәтнең чыгарылма мәгълүматлары тиешле таләпләргә, тыныш билгеләренә туры китерелеп күрсәтелә.
Теккстта сызымнар, рәсемнәр һ. б. файдалану рөхсәт ителми.
Язма Wоrd текст редакторлыгында бирелә. Файлның исеме: “Фамилия, мәктәпнең сан исәбе/югары уку йортының исеме”.

Мисал өчен:
А.Н. Салихова (СОШ №9, г. Казань, 10-й класс)

ТЕМА ПОДПОЛЬЯ В СОВРЕМЕННОЙ ЛИТЕРАТУРЕ (НА ПРИМЕРЕ РОМАНА К.ЛОШКАРЕВА «ЗАПИСКА ИЗ ПОДПОЛЬЯ»)
Текст Текст Текст

ЛИТЕРАТУРА

1. Гура А.В. Лягушка // Славянская мифология. - М.: Наука, 1996 –250 с.
2. Корепова Е.М. Сюжет «Царевна-лягушка» в восточнославянской сказочной традиции // Вопросы сюжета и композиции. Межвузов. сб. ст. - Горький , 1980. –С.145-158.

Оештыру торкеме
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International