“Бердәм республика имтиханнары өчен контроль үлчәм материаллары (КИМ)” дип аталган конкурста җиңүчеләрне билгеләү буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы.

2007 елның 13 феврале, сишәмбе
2007 елның 8 февралендә “Бердәм дәүләт имтиханнары өчен контроль үлчәм материаллары (КИМ)”дип аталган конкурста җиңүчеләрне билгеләү буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.
Конкурс Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыганың “Бердәм республика имтиханы  өчен контроль үлчәм материаллары”дигән конкурс уздыру турындагы 2006 нчы елның 30 ноябрендә чыккан 2307/06 санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында бердәм республика имтиханы (ЕРЭ) кертү буенча эксперименты татар телендә югары сыйфатлы контроль үлчәм материаллары белән тәэмин итү максатыннан уздырылды. Конкурсның максатлары:бердәм республика имтиханнары өчен контроль үлчәм материалларын татар телендә эшли алырлык фәнни методик потенциалга ия булган аерым авторларны һәм авторлык коллективларын ачыклау;татар телендәге бердәм республика имтиханының КИМ банкына кертү өчен контроль үлчәм материалларын сайлап алу.
 Конкурста республиканың югары уку йортлары мөгаллимнәре,галимнәр,мәктәп укытучылары һәм авторлар коллективлары катнашты.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2006 елның 20 декабре 2472/6 санлы боерыгы белән экспертлар итеп Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, КДУ, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ, КДТУ, ТДГПУ, КДМУ, КСЮИ докторлары һәм фән кандидатлары, Татарстан Республикасы Мәгәрифне үстерү институты хезмәткәрләре, гомуми белем бирү учреждениеләренең югары квалификация категорияле укытучылары расланды. Һәр контроль үлчәм материалына өчтән дә ким булган эксперт тарафыннан язмача нәтиҗә ясалды.Контроль үлчәм материалларының татар телендәге аналогын эшләү һәм конкурсның җиңүчеләрен раслау мәгьлүмат иминлеге таләпләрен саклап уздырылды.
 
Конкурс турындагы барлык мәгьлүмат һәм норматив документлар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының сайтында урнаштырылган: www.tatedu.ru БДИ бүлегендә (Бердәм республика имтиханы өчен КИМ Конкурсы рубрикасында).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International