Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының

2009 елның 16 феврале, дүшәмбе

2009 елның 11 – 13 февралендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.

Олимпиадада республика мәктәпләренең рус төркемнәрендә белем алучы 9, 10, 11 нче сыйныфларыннан 165 укучы катнашты.

I нче урынны Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 145 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Тимошевская Виктория, Теләче районы Үзәк урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Осипова Алла, Мөслим районы Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Григорян Ануш яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International