Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Данил Мостафин Вашингтонның Стажировка һәм Академик Семинарлар Үзәге вәкилләре белән очрашты

2009 елның 17 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Данил Мостафин Вашингтонның Стажировка һәм Академик Семинарлар Үзәге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Вашингтонның Стажировка һәм Академик Семинарлар Үзәге вице-президенты Пилар Мендиола-Фернандез ханым, глобаль (гаять зур масштабларда) үсеш программалары директоры Андрей Гидаспов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, югары белем бүлеге башлыгы Татьяна Волкова, яшьләрне укыту буенча ил эчендә алып барылган һәм халыкара программалар, проектларны координацияләү һәм җитәкләү бүлеге башлыгы Лилиана Фаттаховалар катнашты.

Визитның максаты: Татарстанның мәгариф системасы белән танышу, халыкара дәрәҗәдәге квалификацияле профессиональ кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек; шул исәптән, Татарстан Республикасы .югары уку йортлары студентларының Вашингтонда, АКШта, Колумбия округында стажировка узуын һәм махсус академик программаларда катнашуын оештыру мәсьәләләрен хәл итү.

Пилар Мендиола-Фернандез – Мексикадагы Америкас-Пуэбла университетының «коммуникация» белгечлеге буенча бакалавр, төньяк-америка мөнәсәбәтләрендә специальләшкән иктисад магистры, халыкара мәгариф программалары төзү буенча дистә еллык тәҗрибәгә ия мәгариф өлкәсендәге һәм лидерлык (әйдәманлык) сыйфатларына өйрәтә торган программалар эксперты.

Андрей Гидаспов – мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникация өлкәсендәге халыкара консалтинг фирмасына нигез салучы һәм башлыгы, «На гребне российского технологического бума: руководство на пути к успеху делового сотрудничества и партнерства (Халыкара хәрәкәтнең алдынгы сафында россиянең технологик ыгы-зыгысы: уңышлы эшлекле хезмәттәшлеккә һәм партнерлыкка бару юлында кулланма» исемле китап авторы.

Кунаклар хезмәттәшлек хакында тәкдимнәр белән чыгыш ясадылар. Пилар Мендиола-Фернандез Вашингтон Стажировка Үзәгенең 20дән артык ил белән хезтәттәшлек итүе турында сөйләде. «Студентлар теләсә кайсы төрен сайлап алырлык стажировка программаларыбыз бик күп безнең. Минемчә,Үзәк аларга алга таба үсеш өчен уникаль шанс тәкъдим итә », – дип билгеләде ул.

Андрей Гидаспов та Стажировка Үзәгенең 30 елдан артык эшчәнлек алып баруын һәм аның асыл максаты – студентларга әлеге үзәктә стажировка узуганнан соң ачылган мөмкинлекләрне аңлату булуын ассызыклады. Ел саен 1500дән артык студент һәм югары уку йортын тәмамлаучы Вашингтонның зур компанияләрендә һәм оешмаларында Вашингтон үзәге программасы нигезендә профессиональ практика уза. Бүгенгесе көндә 40 000 артык студент һәм яшь белгеч шушы программалар буенча практика узган. Вашингтон үзәге стажировкаларында югары курс студентлары һәм югары уку йортын күптән түгел генә тәмамлаучылар катнаша.

Очрашу нәтиҗәсе буларак, һәр ике як киләчәктә хезмәттәшлек формаларын барлау хакында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International