Дәреслекләрнең Федераль исемлеге ике тапкыр кыскара

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Мәктәпләрдә башлангыч, төп һәм урта гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашырганда файдаланырга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең Федераль исемлеге ике тапкыр кыскарачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы дәреслекләр буенча фәнни-методик совет анда 1369 басманы кертергә тәкъдим итте.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, совет каравына 26 нәшрияттан барлыгы 1505 дәреслек кабул ителгән. Әмма, фикер алышу нәтиҗәләре буенча, совет әгъзалары исемлеккә 136 китапны кертмәскә киңәш итеп карар чыгарган. Моның сәбәпләре түбәндәгеләр: дәреслеккә тулы булмаган материаллар комплекты тәкъдим ителү, аларның билгеләнгән сроктан – 15 февральдән соң килүе һәм экспертиза үтү процедурасының бозылуы.
Дәреслекләрнең федераль исемлеге өч елга бер мәртәбә формалаштырылачак.
Әлеге исемлек Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы белән 2014 елның 1 апрелендә расланачак. Яңа тәртипләр буенча сайлап алынган китаплар гомумбелем бирү учреждениеләренә 2014-2015 уку елына килеп җитәр дип көтелә. Шул ук вакытта мәктәпләр тарафыннан быел яки элеккерәк елларда сатып алынган дәреслекләр дә куллану вакыты чыкканчы файдаланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International