2014 елда “IT-Чемпион” бәйгесендә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр дә катнашачак

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган “IT-Чемпион-2014” республика бәйгесе старт алды. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры И.Ш.Халиков ярдәме белән уздырыла.
2014 елда бәйгедә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр үзләре дә катнашачак. Укучылар өчен бәйге ике этапта узачак. “Шәхси кабинет”ларга 15 мартка кадәр кереп булачак.
“Иң актив укучы” номинациясендә җиңүчеләр ноутбук белән бүләкләнәчәк, ә “Иң актив мәктәп”ләр интерактив җиһазлар комплекты һәм кәрәзле сыйныфлар белән тәэмин ителәчәк.
2014 елда бүләкләр фонды 306 ноутбук, 51 интерактив җиһазлар комплекты, 3 кәрәзле сыйныф һәм 2 меңнән артык истәлекле бүләктән гыйбарәт.

“IT-Чемпион” республика бәйгесе 2013 елда 1нче марттан 20нче декабрьга кадәр Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:
• “Иң актив мәктәп” дип аталган балл-рейтинг номинациясе;
• “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү” исемле иҗади номинация;
• “Укучылар өчен MasterCard” дип аталган махсус номинация;
• “MasterCard карталары хуҗалары өчен MasterCard” исемле махсус номинация.

“Иң актив укучы” номинациясендә укучылар өлкәннәргә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru теркәлергә, “Шәхси кабинетларын” булдырырга һәм аның аша түләүләр ясарга ярдәм итте, моның өчен аларга баллар өстәлде. Һәр этап нәтиҗәләре буенча республиканың һәр муниципаль районында рейтинг төзелеп барды. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районыннан 3 иң актив укучы iPad планшеты белән бүләкләнде. 2013 елда 3 этап нәтиҗәләре буенча республиканың 459 укучысына планшет тапшырылды.
Шулай ук “IT-Чемпион” республика бәйгесенең иң актив катнашучылары һәм аларның ата-аналары “MasterCard Europe sprl” компаниясенең кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнде. “Укучылар өчен MasterCard” номинациясендә “IT-Чемпион” бәйгесендә иң күп бал җыйган катнашучы Париж шәһәрендә урнашкан DisneyLand®ка барыр өчен 3 кешелек юллама белән бүләкләнде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International