ТРда БДИ-2014 әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2014 елның 14 марты, җомга

13 мартта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов рәислегендә 2014 нче елда төбәкләрдә БДИ оештыру мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасарымәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, шулай ук Татарстанның ЭЭМ һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре катнашты.

“Татарстан Республикасы БДИ уздыру буенча экспериментта 2005 нче елдан катнашты. 2013 нче елда ТРда катнашучылар саны 21 мең 927 кеше булды. Барлык фәннәр буенча БДИ уздыруны оештыру өчен, Татарстанда 117 БДИ алу пункты эшләде”, - дип хәбәр итте Энгель Фәттахов.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, ТРда җәмгыять белеме буенча бик түбән нәтиҗәләр. Икенче яктан, ТРда уртача тест баллары информатика, инглиз теле, математика, тарих һ.б. кебек фәннәр буенча бөтенроссия күрсәткечләреннән югарырак. Татарстан йөз балл җыйганнарга да бай.

Киңәшмә барышында 2013 нче елда БДИ тапшыру нәтиҗәсе буенча, ачыкланган проблемалы мәсьәләләргә һәм кимчелекләргә аерым игътибар бирелде, процесста катнашучыларга һәм җәмәгатьчелеккә БДИ уздыру процедурасы, катнашучыларның һәм оештыручыларның җаваплылыгы турында сөйләргә кирәклеге турында билгеләп үтелде.

Киңәшмә нәтиҗәсе буенча округ төбәкләре җитәкчеләренә 2013 нче елда БДИ уздырганда кимчелек чыгарган экспертларны чыгарып, предмет комиссияләре составын яңартырга, БДИ тапшыру өчен, Идел буе федераль округы төбәкләренә килүче 11 нче сыйныф укучыларының миграциясе мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга, мәгълүмати куркынычсызлык, БДИ уздыру процедураларын бозмау буенча кирәкле чаралар күрергә кушылды, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International