Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Энгель Фәттахов: Безгә сәләтле балалар белән эшләү системасын камилләштереп бетерергә кирәк
2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Сәләтле балаларны барлау, аларга ярдәм итү һәм үстерү” юнәлешендә эшләүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Буа, Арча, Актанышның иң яхшы лицей-интернатлары һәм югары дәрәҗәдәге мәктәпләре директорлары сәләтле балалар белән эшләүне һәм аларны кечкенәдән барлауны оештыру буенча үз тәкъдимнәрен министрга җиткерде.
“Әлеге мәгариф оешмаларында белем дәрәҗәсен булдыру өчен система булырга тиеш. Күп нәрсә сездән – директорлардан һәм сезнең нинди укытучылар командасы булдыруыгыздан тора”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.
Министерствоның гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова очрашуда катнашучыларны мәгариф оешмаларында укучыларның сәләтле балалар өчен үткәрелгән олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре белән таныштырды. Кыска анализ сәләтле балалар белән эшләүне тагын да арттырырга кирәклеген күрсәтә.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов үзенең чыгышында биредә җыелганнарның күбесенең инде Финляндиягә һәм Англиягә барып кайтканын, әлеге илләрдәге мәгариф системасының ничек оештырылуы белән танышканлыгын ассызыклап үтте. “Мин әлеге сәяхәтләрнең Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларында укыту практикасында иң алдынгы инновацион технологияләрне куллануны кертергә мөмкинлек тудыруын һәм бик зур стимул булып торуын беләм”, - дип искәртте Энгель Фәттахов.
Үз чиратында мәгариф оешмалары җитәкчеләре сәләтле балалар мәктәпләрендә җан исәбенә финанслау нормативларын яңадан карау, республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга грантлар билгеләү, җитәкчеләр һәм укытучылар өчен Мәскәү физико-технологик институтында, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы башка югары уку йортларында квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеге тудыру турындагы тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.
“Миңа сезнең белән очрашып, сездә әлеге эшләрнең ничек оештырылуы һәм безнең тарафтан нинди методик һәм башка төрле ярдәм кирәклеге хакындагы фикерләр белән уртаклашу ошый. Сезнең нәтиҗәләр бик яхшы, сезнең ярдәм белән башка югары дәрәҗәдәге мәктәпләрдә дә югары нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип уйлыйм. Без сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатлар челтәрен үстерү концепциясен әзерлибез һәм анда сезнең тәкъдимнәрегез дә исәпкә алыначак”, - дип йомгаклады министр.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Казанда радиоэлектрон аппаратура монтажлаучылар өчен «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының төбәк этабы узачак
27-28 апрель көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы була.
23
апрель, 2026 ел
Казан тимер юл вокзалында химия буенча Менделеев олимпиадасының көмеш призерларын каршы алдылар
Бүген иртән Казан тимер юл вокзалы перронында Мәгариф министрлыгы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укытучылар һәм ата-аналар Мәскәүдән 60-нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль ияләре булган ике укучыны каршы алды.
Тукайның лаеклы дәвамчылары: КФУда «Илһам» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы парламент дәресләре проектының уникальлегенә игътибар итте
Татарстанда уздырыла торган парламент дәресләре — традицияләр һәм классик педагогиканы, инновацион технологияләрне һәм тәрбия юнәлешләрен берләштергән уникаль проект.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз