“Росток” үзәгендә “Ата-аналар компетентлыгы” дип аталган тренинг-курс уза

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
“Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгендә 17 марттан 20сенә кадәр “Ата-аналар компетентлыгы” дип аталган тренинг-курс уза. Бу курс-тренинг төрле яшьтәге балалар өчен кулланылган бик борынгы, билгеле тәрбияләү фәлсәфәсе. Ул катнашучыларда беренче чиратта үзләрен һәм әти-әниләрен хөрмәт итә торган һәм шул ук вакытта көчле ихтыярлы, хезмәттәшлек итүгә әзер, кыю, кайгыртучан һәм аңлый белә торган, үз-үзенә ышанган, тыныч практик күнекмәләр җитештерә. Тәрбиядә бу алымнарны кулланып, әти-әниләр балалары белән яхшырак аралашалар, аларның яшеренеп яткан сәләтләрен тулысынча ачарга ярәм итәләр. Курсны гаилә һәм шәхесара мөнәсәбәтләр психологы Георгий Альбертович Блинов алып бара. Тренингта 16 әти-әни катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International