Татарстан мәктәпләрендә укучылар математикадан БДИ биреп карый

2014 елның 21 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшыра. Әлеге имтихан укучыларны БДИга сыйфатлы әзерләү максатыннан Федераль тест үткәрү үзәге материаллары буенча бушлай үткәрелә.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнары 107 имтихан уздыру пунктында оештырылган. Алга таба төп имтиханнар да биредә узачак.
Сынау имтиханнары вакытында укучыларга  бланкларны тутыру кагыйдәләре белән танышу, укыган фәннәре буенча белем дәрәҗәләрен тикшерү мөмкинлеге булачак.
Шундый ук БДИ рус теле фәненнән республика укучылары өчен сынау режимында 24 мартта булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International