КФУда татар теле курслары ачыла

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына килеп ирешкән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинеты ярдәме белән, халык өчен татар теле курслары оештырыла. Курслар өч айга сузылачак: апрельдән июньгә кадәр. Алар 1 апрельдән башланып китәчәк. Укулар ике төркемдә алып барылачак:
1) башлап җибәрүчеләр өчен татар теле;
2) дәвам итүчеләр өчен татар теле.
Курсларны оештыру буенча тулырак Казан халыкара лингвистика үзәгендә Татарстан ур.,2 йорт, 227 каб адресы буенча белешергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (843) 221-34-36.
Курсларга язылырга теләүчеләргә тутырылган гариза һәм анкеталарын anatele@bk.ru электрон почтасына 2014 елның 31 мартына кадәр җибәрергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International