БДИ үткәргәндә махинацияләр булдырмау чаралары хакында “Яңа гасыр” телеканалында сөйләячәкләр

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
31 мартта 19.10 сәгатьтә “Яңа гасыр” телеканалында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнашында “Татарстан без коррупции” тапшыруы күрсәтеләчәк. Марс Бәдретдинов Бердәм дәүләт имтиханын үткәргән вакытта махинацияләрне булдырмау чаралары хакында сөйләячәк.
Россия мәктәпләрендә БДИ кертү тәҗрибәсе 2001 елдан башланды. БДИның төп өстенлеге дип мәктәпне тәмамлаганда һәм югары уку йортына укырга кергәндә имтиханнар бирүдә ришвәтчелекне бетерүне билгеләделәр.
БДИ уздырганда махинацияләрне булдырмас өчен юридик һәм техник ысуллар тәкъдим ителү-ителмәве хакында Марс Бәдретдинов туры эфир вакытында сөйләячәк. Әлеге әңгәмәгә телевизор караучылар да кушыла ала, моның өчен 570 50 75 телефоны буенча студиягә шалтыратырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International