Казанда WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионатына әзерлек буенча җыелыш узды

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Казанда 16-20 майда WorldSkills Russia эшче һөнәрләр Милли чемпионаты узачак. 28 мартта ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка чарага әзерлек эшләре турында җиткерде.
Чемпионат 35 эшче һөнәр буенча үткәрелә. Анда студентлар һәм урта махсус белем бирү йортлары укучылары - якынча 500 кеше катнашачак. Моннан тыш чемпионатка Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән чакырылган кунаклар һәм экспертлар киләчәк.
14-15 майда катнашучыларның килүе һәм теркәлүе көтелә. WorldSkills Russia эшче һөнәрләр Милли чемпионатының ачылу тантанасы 16 майда Универсиада Авылында урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында узачак. Төп өлеш , ягъни ярышлар, 17-19 майда “Казан Ярминкәсе” Күргәзмә үзәгендә булачак. Ябылу тантанасы 20 майга планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International