Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте һәм илнең иң эре Интернет-ресурслары үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
2014 елның 31 мартында РФ Коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте һәм Рунет социаль челтәрләре һәм эзләү сервислары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы Меморандумга кул куелды.
Килешү кысаларында БДИ үткәрү белән бәйле ялган мәгълүматларны булдырмау, Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча рәсми сайтларны, контроль-үлчәү материаллары ачык банкын, башка хәбәрләрдән тыш БДИ турында мәгълүматлар, имтиханга әзерлек буенча тәкъдим-киңәшләр урнаштырылган башка тикшерелгән мәгълүмат чыганакларын популярлаштыруга ярдәм итү каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International