Казан укытучылары өчен мәктәп укучылары иминлеге буенча тренинг узды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Казан шәһәренең 12нче номерлы мәктәбендә, “Куркынычсызлыксыз балачак: исән һәм сәламәт калыр өчен катлаулы очракларда үзеңне ничек тотарга” проектын гамәлгә ашыру кысаларында,мәктәп укучылары иминлегенә багышланган семинар-тренинг узды. Әлеге чарада укытучылар, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм “Идел буе иле” толерантлык үзәге” Татарстан Республикасының региональ җәмәгатьчелек хәйрия оешмасы вәкилләре катнашты.
Катнашучылар фикеренчә, семинар-тренинг бик файдалы үткән һәм күп кенә катлаулы сорауларга җавап табарга ярдәм иткән. Семинарда катнашучыларның барысы да балалар, әти-әниләр, укытучылар һәм хокук саклау органнары арасында ышанычлы һәм ныклы мөнәсәбәтләр булдырып кына балаларның иминлеген тәэмин итеп, аларның үсеше өчен уңайлы шартлар тудырып булганлыгы белән килеште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International