«C# да программалаштыру» «IT-Jump» республика проекты кысаларында укучылар өчен профиль смена

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
2014 нче елның 12-18 нче апреленә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) 6-11 сыйныф укучылар өчен «C# да программалаштыру» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
IT-Jump – ул проект. 6-11 сыйныф укучылары: шәхси компьютерлар һәм челтәрле телефоннар өчен өстәмәләр төзергә, сайтлар эшкәртмәсе һәм бүгенге көн технологияләрен кулланып акыл эшчәнлеген үстерү уеннары, үзенең ИТ- компаниясен үстерү һәм тәкъдим итү алымнарын өйрәнәчәкләр.
IT-Jump чыныктыра һәм яшь үзенчәлегенә карамыйча пректны уңышлы җибәререгә булыша. Программада ИТ- өлкәсендә үз тәҗрибәләре, белемнәре булган югары специалистлар һәм экспертларның мастер-класслары каралган.
Хәзерге вакытта: «IT-Jump» бик зур ИТ- компанияләр белән хезмәттәшлек итә Алар арасында: Google, Microsoft, Intel, Lego, Касперск Лабораториясе, ОАО «ICL-КПО ВС» һ.б.

Яшь аермаларына карамастан (13-17 яшь), үзләренең проектта катнашулары белән , алар әле үк Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең бизнес инкубатор ГАУ «Технопарк югары технологияләр өлкәсе «ИТ парк» ның резидентлары булып саналалар, россия һәм чит илләр базарында уңышлы эшләячәкләр.
Чараны оештыручылар ООО «Мәгариф Информацион технологияләр үзәге», Мәгълүмат һәм элемтә Министерлыгы Т.Р., мәгариф һәм фән Министерлыгы Т.Р, ГАУ «Технопарк югары технологияләр өлкәсе «ИТ-парк».
Сменага ИТ-технология белән кызыксынган, нинди дә булса программа (Pascal, C һ.б. ) белән таныш булган һәм проект өлкәсендә күбрәк профессиональ чыныгулар алырга теләгән укучылар чакырыла.
Командаларда эш икедән алып бишкә кадәр кеше белән башкарылачак. Укуның эффектлылыгын арттыру өчен, укучыларга шәхси яки мәктәп ноутбуклары белән командада катнашырга тәкъдим итәбез.
Программада:

Мастер-класслар

• Windows 8 платформасы эшкәртмәсе,
• C# арасында Microsoft Visual Studio телендә программалаштыру,
• Microsoft компаниясеннән,
• проект менеджменты,
• финанс аналитигы,
• проектны дизайнлау.

Тренинглар.
• командаларда эш,
• аң һөҗүме,
• проектларны язмача яклау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International