Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылачак

2014 елның 4 апреле, җомга
2014 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Нинбург шәһәрендә урнашкан DEULA алман аграр техникумы директоры белән очрашты. Шулай ук очрашуда “Агросила Групп” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры И.Ш. Гимадиев та катнашты.
Очрашу кысаларында катнашучылар Сарман аграр көллияте базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге булдыру мәсьәләләре хакында фикер алышты. Моннан тыш, Германия техник мәктәпләре базасында производство буенча укыту мастерларының квалификациясен арттыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре каралды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге булдыру мәсьәләләре буенча DEULA аграр техникумы белән алга таба хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International