“АК БАРС” Банк исемле стипендияләренә бәйге игълан итә

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Инде 11нче ел рәттән “АК БАРС” Банк Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче сәләтле студентларны зурлый. Сез дә әлеге программада катнаша аласыз. Моның өчен 2014 елның 20 июненә кадәр кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
Бәйге ел дәвамында ай саен 3000 сум күләмендә исемле стипендия алырга гына түгел, ә киләчәктә дә, “АК БАРС” Банкта практика үткәннән соң, Банк хезмәткәрләре коллективына килеп кушылырга мөмкинлек бирә. Түбәндәге фәнни юнәлешләр каралачак:
-банк эше;
-банк хокукы;
-кыйммәтле кәгазьләр базары;
-мәгълүмати технологияләр;
-финанс менеджменты;
- бухгалтерия хисабы, анализ һәм аудит;
- стратегиг менеджмент;
- милекне бәяләү.
Стипендия турында тулырак мәгълүматны Банкның сайтында алырга була:
http://www.akbars.ru/stipendii2013/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International