Казанда укучыларның экология буенча бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясаячаклар

2014 елның 4 апреле, җомга
Бүген, 4 апрельдә, Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында экология буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасын ябу тантанасы узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнаша.
Шулай ук бүген "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында химия фәне буенча укучылар арасында 50 нче бөтенроссия олимпиадасы ачыла. Олимпиада 10 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 9 нчы апрельдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Олимпиада сынаулары КФУның Бутлеров исемендәге Химия институты һәм Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты базасында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International