Студентлар арасында программалаштыру буенча XIV ачык командалы турнир

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Казан IT-паркында Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча XIV ачык командалы турнир үтте. Әлеге чарада шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән яшь программистлар да катнашты.
Студентлар командаларыннан 41 катнашучы команда арасында иң яхшысы дип
Moscow SU Trinity (Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты) табылды. Ә “көмеш” һәм “бакыр”ны Saratov SU 1 (Саратов дәүләт университеты) һәм Ural FU 1 (Екатеринбург шәһәрендәге Урал федераль университеты) командалары яулады. Мәктәп укучылары арасында беренче урынга Урал федераль университетының махсуслашкан уку-укыту-фәнни үзәге командасы, икенче урынга Казан шәһәренең 122нче номерлы гимназиясе укучылары, өченчегә – Ижевск шәһәренең 41нче һәм 29нчы лицей командалары лаек дип табылды.
Ярышларны традицион рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренүләр техник университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм IT-парк белән берлектә Татарстанның әйдәп баручы IT-компаниясе ICL-КПО ВС үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International