Казанда “Киң колачлы диктант” акциясе уза

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
12 апрельдә Казанда дөньякүләм “Киң колачлы диктант” акциясе уза. Ул Җир шарының 357 шәһәрен колачлый. Акция өчен текстны Россия язучысы әзерләячәк, әлегә аның исеме хәбәр ителми.
“Киң колачлы диктант” – ел саен уздырыла торган мәгариф акциясе, ул грамоталылык мәсьәләләренә игътибар итүгә һәм грамоталы язу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Казанда бу көнне берничә мәйданчык эшләячәк. Әлегә аларның төгәл саны билгеле түгел. Ә КФУда, Казан элемтә электротехникумында һәм Казан сәүдә-икътисад техникумында узачак чараларда катнашу өчен, алдан теркәлергә кирәк булачак.
Мондый чараны Новосибирск дәүләт университеты студентлары уйлап тапкан һәм 2004 нче елның 11 нче мартында беренче тапкыр уздырган да.
Казанда “Киң колачлы диктант” 2012 нче елда гына узды. Ул вакытта рус теленнән белем тикшерү акциясе берничә мәйданчыкта – Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университетында, КФУда, 75 нче гимназиядә һәм Пушкин һәйкәле янындагы мәйданчыкта оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International