Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан мәктәп укучылары командасы химия фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында югары нәтиҗәләр күрсәтте
2014 елның 11 апреле, җомга
10 апрельдә Казан шәһәрендә Универсиада Авылында урнашкан Халыкара мәгълүмати үзәктә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының ябылу тантанасы узды.
Россия Федерациясенең 44 регионыннан килгән 232 укучы КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты һәм Казан илкүләм тикшеренү университеты базасында химия фәнен иң яхшы белүче исеме өчен көч сынашты. Татарстан Республикасы данын региональ турда җиңеп чыккан 19 укучы яклады. Алар арасында ике сигезенче сыйныф укучысы бар – Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан 131 номерлы мәктәптә укучылары Котляров Руслан һәм Садыков Дмитрий. Егетләр химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының иң яшь катнашучылары булсалар да, 9нчы сыйныф укучылары белән бер тигезлектә көч сынашып иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Садыков Дмитрий олимпиада призеры булды, ә Котляров Руслан – тугызынчы сыйныф укучылары арасында иң күп – 224 балл җыеп җиңүче дип табылды.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Казан шәһәрендә узган экология фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында Татарстан Республикасы командасы уңышлы нәтиҗәләр күрсәтте. 15 укучыдан 14е призерлар исемлегенә керде.
Химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы Казан шәһәрендә 4-10 апрельдә үтте. Әлеге олимпиада үткәрелү исәбе буенча илленчесе, быел юбилей олимпиадасы булды. Мәктәп укучылары арасында беренче мәртәбә Бөтенсоюз олимпиадасы Мәскәүдә үткәрелгән, 1964 елда ул рәсми статус алган. Казан исә беренче тапкыр химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын үткәрү хокукына 1966 елда ия була. Әлеге олимпиада Татарстан Республикасы өчен дә юбилей олимпиадасы, ул республикабызда бишенче мәртәбә үткәрелә. Укучыларның эшләрен танылган галимнәр, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары мөгалимнәре бәяләде. Химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының жюри рәисе - Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты деканы, Россия фәннәр академиясе академигы, профессор, химия фәннәре докторы Валерий Васильевич Лунин.
Химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары
Гыйзатуллин Әмир – 9 сыйныф, Казанның Вахитов районында урнашкан 131нче номерлы лицее
Садыков Дмитрий– 9 сыйныф, Казанның Вахитов районында урнашкан 131нче номерлы лицее
Гашигуллин Руслан – 10 сыйныф, Казанның Мәскәү районында урнашкан Ж.А.Зайцева ис. 122нче номерлы гимназиясе
Яковлев Максим– 10 сыйныф, Казанның Идел буе районында урнашкан 19нчы номерлы гимназиясе
Андрианов Руслан – 11 сыйныф, Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан 26нчы гимназия
Химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре
Котляров Руслан - 9 сыйныф, Казанның Вахитов районында урнашкан 131нче номерлы лицее
Курамшин Булат - 9 сыйныф, Казанның Вахитов районында урнашкан 131нче номерлы лицее
Салахутдинов Роман – 10 сыйныф, Казанның Совет районында урнашкан 15нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Садыков Алексей - 11 сыйныф, Казанның Вахитов районында урнашкан 131нче номерлы лицее
Ягофаров Михаил- 11 сыйныф, Казанның Вахитов районында урнашкан 131нче номерлы лицее
Чечехин Вадим - 11 сыйныф, Казанның Вахитов районында урнашкан 131нче номерлы лицее
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
декабрь, 2025 ел
Татарстанлылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2026 елга өстенлекле юнәлешләр сайлады
Татарстанлылар Мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе елда беренче чиратта нәрсәләрне эшләргә тиешлеген билгеләде.
18
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләделәр
Татарстанда 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында 36 мәктәпкә һәм 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
17
декабрь, 2025 ел
Бөгелмәдә «Физик-математик алгарыш» проектының иң яхшы практикалары турында фикер алыштылар
16 декабрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Бөгелмә районына визиты булды.
НДПУ магистры Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында елның иң яхшы яшь укытучысы дип танылды
Педагогика һәм психология факультеты Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз