Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта махсус уку йортлары студентларының I Спартакиадасы

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
2014 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары–Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта махсус уку йортлары студентларының I Спартакиадасы кысаларында милли көрәш беренчелегенә үткәрелгән ярышларның ачылу тантанасы узды.
Ярышларга Татарстан республикасының 33 районында һәм шәһәрендә урнашкан 53 уку йортыннан спортчылар җыелды. Чарада кунаклар да күп иде.
Ике көн дәвам иткән ярышларга нәтиҗә ясап номинантларны һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. “Иң яхшы ату” номинациясендә Казан энергетика көллияте студенты Рәмис Миндубаев, “Иң яхшы техника” номинациясендә Әлмәт политехник студенты Ирек Шәяхмәтов, “Чиста җиңү” номинациясендә Казан энергетика көллияте студенты Самат Әхмәтҗанов җиңүче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International