2016 елда Казанда информатика фәне буенча Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы узачак

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елның 1 августына кадәр олимпиадага әзерлек-үткәрү буенча оештыру комитетын һәм тиешле чаралар планын расларга тиеш.
Информатика фәне буенча XXVIII халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы 2016 елның 12-19 августында Казан (Идел буе) федераль университетында узачак.
Чарада дөньяның 90 иленнән 540 кеше катнашыр дип көтелә. Казанда олимпиада үткәрү өчен 49,729 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International