Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр ХI кышкы Паралимпия уеннарында катнашты

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче балалар, иң күңелле спорт чарасы, Сочи шәһәрендә үткән ХI кышкы Паралимпия уеннарында катнашты. Әлеге сәфәр “Эшлекле Россия” иҗтимагый оешмасының Татарстан республика региональ бүлекчәсе һәм “Россия өчен" халык фронты” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы буенча “Татфондбанк” ярдәме белән оештырылды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр 2014нче елгы Паралимпия уеннарының ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашты, коляскада керлинг буенча ярышта, следж-хоккей, чаңгы узышы һәм тау чаңгысы төрләре буенча ярышларда Россия спортчылары өчен җан атты. Балалар онытылмаслык тәсирләр алып кайтты.
Паралимпия уеннары вакытында Беренче Канал балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен кышкы уеннар чемпионнары, шул исәптән Рушан Миңнегулов, Роман Петушков, Игорь Мурыгин, Кирилл Михайлов һәм Владислав Лекомцев белән очрашу оештырды. Әлеге очрашу Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче балаларны күңел түрендәге максатларын чынга ашырырга, яңа уңышларга һәм җиңүләргә ирешергә илһамландырды.
Шул рәвешле, март аенда Новосибирск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Россия беренчелеге ярышларыннан Алина Большакова һәм Арианна Литовченко бакыр медальләр яулап кайтты.
Самбочылар командасы Балалар йортларында, кадетлар мәктәбендә, ятим балалар һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасында узган XX Россия Спартакиадасы кысаларында Мәскәү шәһәрендә узган самбо буенча ачык ярышларда 3 алтын һәм 5 бакыр медаль яулады. Ә кызлар командасы гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Искәртеп үтәбез, Спартакиадада барлыгы 32 команда катнашты. Үз үлчәү авырлкларында Виталий Королёв, Ангелина Дергунова, Алёна Никитина алтын медальләргә ия булды. Ә Анастасия Никитина, Регина Дергунова, Диана Нигъмәтҗановалар бакыр медальләр белән бүләкләнде. Демо-самбо ярышларында бакыр медальләргә Алексей Трифонов һәм Павел Волокитин ия булды.
Балаларның Новосибирск һәм Мәскәү шәһәрләрендәге ярышларда катнашу сәфәре Оксана Кочетова һәм “Базис-Металл+” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рамил Исхаков ярдәме белән оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International