Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Алабугада “Яшел ут” республика бәйгесе старт алды
2014 елның 8 апреле, сишәмбе
8-9 апрельдә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә үткән балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалауга багышланган “Яшел ут” дип аталган бәйгегә нәтиҗәләр ясау чаралары узды.
8-9 апрельдә Алабуга шәһәрендә балалар юл-транспорт һәлакатьләре профилактикасы буенча тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү учреңденияләре арасында “Яшел ут-2014” дип исемләнгән республикакүләм бәйгесенең финал ярышлары үтте.
Бу конкурсның төп максаты мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру иде. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә алдынгы педагогик тәҗрибәләр белән уртаклашу, аларны тарату, яңа алым һәм формаларны кертү, уку-методик кулланмаларны яхшырту бәйге барышында төп бурычлар булып торды.
Бәйге ике этапта узган. Нәтиҗәдә иң яхшылар дип 10 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе һәм 10 иң яхшы тәрбияче (5 шәһәр һәм 5 авыл) билгеләнгән. Тагын бер турда “Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе һәм әти-әниләр арасында юл йөрү иминлеген пропагандалау” номинациясендә җиңүче билгеләнде. Алар Алабуганың 28 балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләреннән имтихан тапшырдылар һәм инновацион технологияләр кулланып юл кагыйдәләре буенча эшчәнлекнең бер өлешен күрсәттеләр.
Конкурс финалы кысаларында балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалау буенча белгечләр катнашында семинар-киңәшмәләр үтте. Шулай ук бу көнне инспекторлар, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фонды дирекциясе филиаллары җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү белгечләре, тәҗрибә уртаклашу, балаларга юл йөрү иминлеге күнекмәләрен өйрәтү максатыннан, Алабуга шәһәренең балалар бакчаларында булдылар.
9 апрель көнне Алабуга шәһәре Мәдәният йортында бәйгенең йомгаклау өлеше үтте. Семинар-киңәшмәдә ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гиниятуллина, Алабуга муниципаль районы башлыгы, Алабуга шәһәре Мэры Емельянов Геннадий Егорович катнашты. Чыгыш ясаучылар барысы бердәм булып, өлкәннәрнең балалар алдындагы җаваплылыгын тагын бер кат исләренә төшерделәр. Бу максаттан ЮХИДИ һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең, әти-әниләрнең, әби-бабайларның, гомумән, җәмгыятьтәге һәркемнең бурычлары күрсәтелде һәм бары тик шулай бердәм эшләгәндә генә юлларда балаларның имгәнү, һәлак булу очракларын киметергә мөмкин икәнлеге ассызыкланды.
Шунысы куанычлы, шәһәр балалар бакчалары җиңүчеләре арасында Алабуганың 20 нче “Әкият” балалар бакчасы III урынга лаек булды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
декабрь, 2025 ел
Урта һөнәри бирүнең (СПО) мөмкинлекләрен киңәйтү буенча экспериментны Россиянең 12 төбәгендә дәвам итү планлаштырыла
Россия Федерациясе Хөкүмәте экспериментта катнашучыларның исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте, 12 тцбщк арасына Камчатка крае, Мурманск һәм Смоленск өлкәләре, Югра- Ханты-Манси автономияле округы керде.
Казанда “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсы узды
Татарстан Республикасының профессиональ белем бирү оешмалары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының чаралар календаре планы нигезендә 20 октябрьдән 12 декабрьгә кадәр үткәрелде.
Татарстанда «Телләр планетасы» (Планета языков) III турниры узды
13–14 декабрьдә «Дуслык» базасында «Телләр планетасы» III Республика лингвистика турниры узды.
Алабуга районында «КЭС-БАСКЕТ» лигасының дивизиональ этабы узды
13-14 декабрьдә Алабуга районында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2025/2026 еллар сезоны «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының дивизиональ этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз