Татарстанның бер югары уку йорты лицензиясе реестрдан чыгарылган

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт лицензияләр реестрыннан чыгарылган мәгариф оешмалары турында хәбәр итте.  Әлеге исемлектә Татарстанның бер югары уку йорты да бар. Ул – Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан Россия халыкара туризм академиясенең  Идел буе-Кама филиалы. 

Абитуриентларны кисәтү максатыннан, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт 2014 елның 1 гыйнварыннан лицензияләре ресстрдан чыгарылган мәгариф оешмалары исемлеген тәкъдим итте. 

Югары уку йортларыннан алынган мәгълүматлар буенча, әлеге уку йортларында укучы бөтен студентлар да укуын башка мәгариф оешмаларында дәвам итәчәк.

Проблемалар килеп чыккан очракта, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына 8-800-333-91-94 номеры буенча “кайнар элемтә” телефонына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International