Түбән Кама мәктәп укучылары - Халыкара олимпиада җиңүчеләре

2014 елның 11 апреле, җомга
Түбән Каманың 24нче номерлы лицей-интернатында укучы Арсланов Рөстәм һәм Сөләйманов Булат 2-6 апрельләрдә Баку шәһәрендә узган "INEPO Euroasia” дип аталган экология буенча Халыкара проектлы олимпиадада өченче призлы урын алып кайтты.
Быел әлеге олимпиада җиденче мәртәбә үткәрелә һәм 182 проект белән 51 илдән килгән 400 укучыны үзенә җыйды. Олимпиадада Европа, Америка, Азия һәм Африкадан килгән мәктәп укучылары катнашты. Россия данын исә Түбән Камалылардан тыш Мәскәү укучылары да яклады. Шуңа күрә укучыларыбызның призлы урын алуы – зур дәрәҗә.
Олимпиада дүрт категориядә үтте:әйләнә-тирә мохит, социаль экология, экологик инженерия һәм энергетика. Лицей укучылары олимпиадада һаваның экологик торышын бәяләү буенча проект тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International