ТР Хөкүмәте Йортында Казанда "WorldSkills Russia 2014" чемпионатын уздыру турында фикер алыштылар

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә эшче һөнәрләренең "WorldSkills Russia 2014" илкүләм чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан вице-премьеры – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, ярышлар Казан ярминкәсендә узачак.
"WorldSkills Russia" чемпионаты Казанда 2014 елның 16 маеннан 20 маена кадәр үтәчәк. Татарстан башкаласы беренче тапкыр эшче һөнәрләре осталарының мәртәбәле ярышларын үзендә уздырачак. Россиянең барлык төбәкләреннән катнашучылар 35 һөнәр буенча ярышачак. Татарстан Республикасының да үз командасы булачак.
Киңәшмә барышында анда катнашучылар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Илдар Халиков, Казанда шундый күренекле ярышларны уздыру яшьләр арасында эшче белгечлекләренең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International