Казан шәһәренең 85нче номерлы мәктәбе укучылары “КЭС-баскет” буенча Бөтенроссия ярышында җиңү яулады

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
“КЭС-баскет” дип аталган баскетбол ярышының биш ел үткәрелү дәверендә Казан шәһәренең 85нче номерлы мәктәбе укучылары беренче мәртәбә җиңү яулады. Ярышлар 2014 елның 6-12 апрелендә Мәскәү шәһәрендә үтте. “КЭС-БАСКЕТ” баскетбол буенча мәктәп укучылары лигасы чемпионатының суперфиналында безнең егетләр Мәскәү, Минск, Красноярск, Воронеж, Омск өлкәсеннән килгән көндәшләрен җиңеп, Коми Республикасы командасына каршы хәлиткеч уенда 61-47 исәбе белән беренчелекне яулады. Без аларны әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Спортчыларыбыз исә Италиянең Милан шәһәрендә узачак, Европаның иң абруйлы турниры саналган “Дүртәү финалы”на юллама белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International