Әлмәт политехника техникумы һәм Саба авыл хуҗалыгы көллияте студентлары - мәктәп укучылары һәм студентлар арасында уздырылган I Спартакиада җиңүчеләре

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасында мәктәп укучылары һәм студентлар арасында уздырылган башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү оешмаларының I Спартакиадасы тәмамланды. Әлеге чарада 59 командадан 600 егет һәм кыз катнашты. Әлмәт политехника техникумы һәм Саба авыл хуҗалыгы көллияте студентлары 1нче урынны яулады, башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү оешмаларының I Спартакиадасы җиңүчеләре булды.
Алар спорт инвентарьлары һәм җайланмалары алу өчен 200 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Ярышлар Буа ветеринар техникумы базасында үтте. Кызлар-егетләр көрәш, йөзү, бадминтон һәм җиңел атлетика кебек спорт төрләре ярышларында көч сынашты.
Гомумкоманда нәтиҗәләре авыл һәм шәһәр командалары арасында аерым ясалды. Шул рәвешле, шәһәрләр арасында түбәндәге команда студентлары җиңү яулады:
1 урын - Әлмәт политехника техникумы;
2 урын – Казан энергетика көллияте;
3 урын -Казан педагогика көллияте.
Авыллар арасында:
1 урын - Саба авыл хуҗалыгы көллияте;
2 урын –Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы;
3 урын – Кукмара авыл хуҗалыгы көллияте.
Җиңүче командалар спорт инвентарьлары һәм җайланмалар алу өчен 200 мең, 150 мең, 100 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International