Яңа укыту стандартларына күчү

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министры иң мөһим 10 бурычны билгеләде. Алар арасында яңа укыту стандартларына күчү дә бар. Министрлык планы буенча 2014 ел ахырына мәктәп укучыларының 44 %ы яңа федераль стандартлар буенча шөгыльләнә башларга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, беренчеләрдән булып әлеге стандарт буенча 2011 елда мәктәпкә барган 1нче сыйныф укучылары шөгыльләнә башлады.
Стандартлар буенча рус теле һәм математикадан гына түгел, ә чит телдән дә БДИ бирү һәм фәнне өйрәнү дәрәҗәсенә карап БДИ дәрәҗәсен сайлап алу мөмкинлеге каралган.
Шул ук вакытта кайбер фәннәр буенча йомгаклау аттестациясен 10нчы сыйныфта ук бирергә мөмкин булачак.
Укыту планында барлыгы 9-10нан да артык фән булырга тиеш түгел. Аларның 3-4е тирәнтен өйрәнелергә мөмкин.
БДИ әлегә дәрәҗәләргә бүленмәгән, тик кайбер мәктәп укучылары сынау режимында чит телләр буенча дәүләт имтиханын инде тапшыра. Моннан тыш, чит телләр буенча БДИ инде 2015 елда мәҗбүри булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International